• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Март
15,
2010
Сыйныф һәм җитәкче Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Сыйныф - ул мәктәптә бер яшь аралыгындагы балаларны  берләштергән укучылар коллективы. Сыйныфта түбәндәге эшләр башкарыла: һәр баланы журналга һәм  алфавит китабына теркәү, шәхси кенәгә ачу. Баланың мөмкинлегенә карап вазифалар бүлеп бирелә, һәр сыйныфта дежур тору оештырыла, билгеле бер мәктәп формасы тектерелә, тиешенчә кайнар аш белән тәэмин ителә.Бурычлар һәм максатлар билгеләнә.

Шушы берләштерелгән коллектив белән идарә итү өчен сыйныф җитәкчесе билгеләп куела. Ул балалар белән дәресне  һәм дәрестән тыш эшләрне тиешенчә, төзелгән көнлек, айлык, еллык эш планнарына нигезләнеп  дөрес, кызыклы, тәрбияви  итеп алып бара. Балаларның һәр эшләгән эше, кылган гамәле сыйныф җитәкчесенең белеменә, оештыру сәләтенә, осталыгына бәйле. Ул һәрдаим үзенең белем дәрәҗәсен баетып торырга,  яңа заманча технологияләрне кулланып, һәр кергән яңалыкны үз эшендә , үз тәҗрибәсендә файдаланырга тиеш. Шунда гына аның эшнең  нәтиҗәсе тиешле дәрәҗәдә камил  була ала. Сыйныф җитәкчесе ул - артист та, оста педагог та, балаларны аңлаучы психолог та , галим дә,оештыручы да. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору да тәрбия эшендә иң үтемле чараларның берсе.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 06:03
 

Агымдагы рейтингы: 4.33
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү