• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кәгазьдән чыршыкай! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Декабрь 01, 2010 05:26

Күчереп алу

 

Кәгазьдән Яңа ел бизәкләре.

"Чыршыкай ".

Әлеге “Яңа ел сылу” ы ачык төсле кәгазьдән бик матур килеп чыга. Эшләнмә бик күләмле. Чыршыны ясаганда берничә укучыны җәлеп итәргә мөмкин. Һәр укучы үз өлешен ясап , үзенә күрә конвейер системасы барлыкка килә

Әлеге Яңа ел бизәген ясау өчен безгә

-         Яшел төстәге кәгазь;

-          Кайчы;

-          Келәй;

-          Гади карандаш кирәк булыр.

Эшләү этаплары:

1. Циркуль һәм линейка ярдәмендә кәгазь битендә менә мондый фигура ясыйбыз:

2. Эшләнмәне әйләнә буйлап кисәбез һәм эчке түгәрәккә кадәр кисем ясап куябыз

 

3. Түгәрәкнең һәр секторын менә шушы тәртиптә яфракчыкларга бөкләп  ябыштырабыз.

4. Әйләндерәбез.

5.    Эшләнмәнең уртасында энә белән тишем ясыйбыз

6. Чыршының нигезе өчен менә мондый ысул белән тимерчыбыкны бөклибез

7. Радиусын акрынлап киметеп берничә шундый эшләнмә әзерлибез.

8.  Барлыкка килгән чыршыбыз өстенә кәгазьдән конус ясап беркетәбез.

9.   Менә “Чыршыкаебыз” әзер. Инде бүлмәгезне , я классыгызны әлеге матур эшләнмәбез белән  бизисе генә калды.

Уңышлар Сезгә!!!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Ноябрь 08, 2011 08:35
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Кәгазьдән чыршыкай!Гөлназ 25.12.2010 20:08
Мин дә ясап карадым,бик матур килеп чыкты. 28 түгәрәк кирәк булды. Иң зурысы 16 см иде.Яртышар см га гына кечерәйтеп бардым.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү