• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кәгазьдән Кар бөртекләре ясау PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Декабрь 01, 2010 11:25

Күчереп алу

Кар бөртекләре

Кәгазь кисәкләреннән , дөресрәге  чорналган  тасмалардан ясалган кар бөртекләре күз явын алырлык  булалар. Әлеге тасмаларны үзара ябыштырып Яңа ел чыршысын бизәү өчен үз кулың белән фабриканыкыннан бер дә ким булмаган матур бизәк эшләп карыйк, дуслар.

Иң беренче безгә принтер өчен  кәгазь кирәк булыр. Мәсәлән “Снежинка”. Кәгазьне кыска ягы буенча  5 мм лы тасмаларга кисеп чыгыйк. Моны эшләү өчен канцелярия пычагы һәм линейка кулланып бер-берсе өстенә берничә битне куеп эшләсәк уңайрак булыр.

Тасмаларны чорнау өчен  төрле җайланмалар кулланырга була. Без, теш чистарткыч таякчыклар бу эш өчен ярамаслык түгел.

Кар бөртеген ясау өчен  чорналган тасмалардан төрле формадагы кисәкләр ясарга кирәк. Формалар ябык, ягъни кләй белән ябыштырылган һәм ачык ягъни җилем кулланмыйча эшләнгән, була алалар. Аппликацияләр ясар өчен тегеләре дә, болары да ярый.  Ә оригами Кар бөртекләренә бары тик ябык формалар гына кулланып була.

Я, башлап карыйкмы инде?

1.Бер тасманы алабыз, тырнак белән аз гына тартып кәгазь тасма башын түгәрәкләбрәк бөклибез. Һәм  шул башына без. Яки тешчиcтарткыч таякчык куеп тасманы чорный башлыйбыз. Беренче катламнарын мөмкин кадәр тыгызрак чорнарга тырышыйк.

 

2. Кәгазь тасма таякчык белән "береккәч" соңгысын гына әйләндереп бара башласаң да була.

3. менә матур гына бер алка ясадык. Аны таякчыктан алу өчен. Җиңелчә генә таякчыкны әйләндергәлибез.

4. Аннары безнең эшләнмәнең бераз гына бушатабыз, алкабыз спираль кебек булыр. Алканың диаметры 13-15 мм булса яхшы. күп вакыт моның өчен алканы ычкындыру да җитә, ләкин бик тыгыз чорналган очракта бармак белән бераз басарга кирәк. Шуннан соң алканың очын ПВА җилеме белән ябыштырып куябыз.

5. "Тамчы" формасы барлыкка килсен өчен алканың уртасын бер якка җиңелчә генә тартабыз , ә очлары очлы булсын өчен берничә катламны бергә кысып икенче башын икенче якка тартабыз. Артык тырышып җибәрмәгез тагын.Смеётся

6.  Шундый спиральләрдән башка формалар:

- "Күз" - спиралебезне ике яктан да кысабыз.

- "Квадрат" - "Күз" формасы ясаганнан соң, форманы вертикаль торышка куеп тагын бер тапкыр кысабыз.

- "Ромб" ны "Квадрат" тан ясыйбыз.

- "Өчпочмак" - "Тамчы" формасын ясагач, очлы башыннан тотып нигезене сытабыз, турылыйбыз, ягъни туры сызык рәвешенә китерәбез.

-  "Ук" - "Өчпочмак" формасы ясап, имән бармак очы белән кыска ягына басып эчкә батырабыз.

- "Ярымай" - әлеге форма "Тамчы" кебек үк эшләнелә, тик почмакларны бер-берсенә түгел . ә бераз ара калдырып бөкләргә кирәк.

1. Кар бөртеген җыю. Оригами - Кар бөртеген катлаулы итеп эшләргә була, ягъни 1, 2, 3, 4 рәттән тора торган итеп. Моның өчен шундый бизәк уйлап табарга кирәк ки, күрше детальләрнең бер-берсенә келәй белән ябышып торырлык мәйданы булсын. Һәр рәткә 6 шар бертөсле  элемент ясарга кирәк.

2. Мәсәлән болай итеп: 1 нче рәт. 6 "Тамчы"ны ян-яклары белән ябыштырабыз.

3. 2 нче рәт. "Тамчы"ларга беркетеп 6 "Ук" ябыштырып чыгабыз.

4. Хәзер "Ук" ларга 6 "Квадрат" ябыштырып чыгабыз.

Менә булды да , дусларым! Сезнең килеп чыктымы? Ә менә мондый бик матур кар бөртеген "Күз", "Ярымай", "Тамчы" формалары ярдәмендә ясарга була. Уңышлар Сезгә! Якынлашып килүче Яңа еллар белән!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Ноябрь 08, 2011 08:34
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #5 Җыр һәм караокеИркә Мөлекова 10.12.2011 09:50
Сайтыгыз бик яхшы. Һәрвакыт яңартып барасыз, рәхмәт.Безгә куллану өчен бик күп материаллар туплагансыз.
Өземтәләргә
 
 
+1 #4 RE: Кәгазьдән Кар бөртекләре ясауБулат Шакиров 17.12.2010 20:54
Quoting
Булат, кар бөртекләрен ясадык. Искиткеч килеп чыкты. Зур рәхмәт!

Афәрин! Сезнең булдырасына тамчы да шигем юк иде. :-)
Өземтәләргә
 
 
+1 #3 RE: Кәгазьдән Кар бөртекләре ясауКәримә 17.12.2010 20:36
Булат, кар бөртекләрен ясадык. Искиткеч килеп чыкты. Зур рәхмәт!
Өземтәләргә
 
 
+1 #2 RE: Кәгазьдән Кар бөртекләре ясауБулат Шакиров 10.12.2010 11:25
Quoting
Сайтыгыз бик яхшы. Файдалы нэрсэлэр куп. Рэхмэт.

Рэхмэтегезгэ рәхмәт инде. Ләкин татарча язарга үтенгән, ялварганнарыбыз га кайчан халык колак салыр инде?!
Өземтәләргә
 
 
-1 #1 RE: Кәгазьдән Кар бөртекләре ясауМиля 10.12.2010 10:58
Сайтыгыз бик яхшы. Файдалы нэрсэлэр куп. Рэхмэт.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү