• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Гыйнвар
23,
2011
Котлы булсын, яңа өйләрегез! PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   
Төзүчеләргә музыкаль бүләгебез: Күчереп алу
Пожалуйста ждите, идёт загрузка изображений...
Photo Title 1Photo Title 2Photo Title 3Photo Title 4Photo Title 5Photo Title 6Photo Title 7Photo Title 8Photo Title 9Photo Title 10

Россия президенты Д. А. Медведевның “Сугыш ветераннары һәм инвалидлары,  аларның тол калган хатыннарын уңай яшәү шартлары булган торак- йорт  белән тәэмин итү” турындагы Указы нигезендә безнең Мишәбаш авылында  да тиз арада 3 мәһабәт йорт калкып чыкты һәм файдалануга тапшырылды. Шунлыктан Яңа ел көннәре әлеге ветераннар- Шакирова Дания,  Зарипова Оркыя  һәм аларның гаиләләре өчен икеләтә бәйрәм иде. Кызганыч, Кәшәфетдинова Маһирә апа  “әлеге оҗмах” кисәген күрү бәхетенә ирешә алмады. Рәхимсез үлем аннан бу мөмкинлекне тартып алды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без әлеге ветераннар һәм аларның балалары белән очрашып, хәл-әхвәлләрен һәм теләк-фикерләрен белешергә булдык. Барысы да бер авыздан төзелешне координацияләп, дөрес юнәлеш биреп торучы Саба районы администрация башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улына, Саба районы башкарма комитетының төзелеш эшләре буенча урынбасары  Гасимов Равил Мөбәрәк улына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыннан да, бер кечкенә Мишәбаш авылында гына да шундый 3 йорт төзелсен, ә райондагы авыллар санына тапкырласаң, моның нинди катлаулы эш икәнен чамалау әллә ни кыен түгелдер... Ә менә безнең авылда төзелгән йортларга килсәк, таякның авыр башы “Диляр- строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә төште. Аның моннан тыш та байтак кына төзелеш объектлары алып баруын исәпкә алсаң, 6 ай эчендә безнең авылда 3 йортны өлгертеп җиткерүе мактауга бик лаек. Ветераннарга хөрмәт беренче планга куелу сөендерә, әлбәттә. Әйдәгез, вакыйгалар барышы белән тулырак танышыйк. Июнь башларында булачак йорт нигезләре өчен тәүге казыклар кагылды. Менә шуннан башланды да инде ООО “Диляр-строй” җәмгыяте генераль  директоры Фәйзрахманов Мөнир Фәритовичның болай да тынгысыз көннәренә өстәлгән төзелеш мәшәкатьләре. Миңа да бервакыт аның офисында булырга туры килде. “Мөнир Фәритович, мондый сорау иде. Мөнир Фәритович, бу кирәк иде,”- дип аптыратып бетерделәр, шул мин анда булган 5-10 минут вакытта да, әле телефон шалтырап, чыбыкның теге башында кемдер эшлекле сөйләшү тәкъдим итә, әле берәр эшче объект төзелешендәге проблемаларны чишүне сорап мөрәҗәгать итә. Ходай сабырлык бирсен. Рәхмәт, Сезгә Мөнир Фәритович! Эше никадәр тыгыз булмасын, ул ветераннар йортына барып кайтыр өчен һәрвакыт вакыт таба иде. Материал, эшче көчләрнең җитү-җитмәве, хуҗаларның эшләү сыйфатыннан канәгать булу- булмаулары белән һәрвакыт урында кызыксынып торды. Әлеге берләшмәнең техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе (начальник ПТО) Гафарова Гөлнур Мансуровнага да бары тик җылы мактау сүзләре генә әйтәсе килә,”- диләр безнең ветераннар.  Шулай булмый ни!  Барыбыз да беләбез бит хәзерге заманда теләсә нинди төзелеш өчен никадәр кәгазь документ рәсмиләштерергә кирәклеген. Төрле –төрле оешмалар белән барысын да килештерәсе. Кайда килешү төзисе, кайда документ раслатасы бар. Сезгә дә киләчәк тормышыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез, Гөлнур Мансуровна! Берләшмәнең прорабы Сабиров Марсель Васил улы турында әйтмәсәк, бу зур гөнаһ булыр иде. “Иртән без торганчы Марсель эшчеләр белән бергә төзелеш объектына килеп тә җитә иде. Инде кич җитеп, караңгы төшкәч тә, эшләрнең ничек үтәлгәнен бер кат күздән кичереп, иртәгесе көнгә ниләр кирәклеген барлап чыга иде. Эшче көчләр җитмәсә, үзе тотып эшләргә дә кыенсынып тормый ул ,Марсель әфәнде. Әллә кайдан күренеп тора, юктан конфет ясаучылар категориясенә керүче егет икәне ”, -дип искә ала Дания апа, инде онытылып килүче төзелеш вакытларын. Ә сез ничек уйлыйсыздыр? Җитәкче җитәкче инде ул. Аның төп вазыйфасы эшне оештыру. Ә менә йортны зәвыклы, яхшы сыйфатлы итеп төзү- анысы инде төзүчеләребез бурычы. Һәм без әйтер идек, әлеге бурычны алар намус белән башкарып чыктылар. Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә, хөрмәтле алтын куллы төзүчеләребез! Гаиләләргездә иминлек, үзегезгә ходай тазалык-саулык бирсен. Тагын бик күп кешеләрне шундый матур-матур фатирлар белән сөендерегез. Рәхмәт сезгә! Барлык төзүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт йөзеннән Резеда Кадыйрова башкаруында "Бәхеттә , шатлыкта" җырын бүләк итәбез.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 13, 2013 01:22
 

Агымдагы рейтингы: 3.5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!