• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кулланучыларыбыз материаллары PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 09, 2010 10:46

Күчереп алу

Дуслар, безгә Сарман районыннан Гыйльфанова Илмира Альберт кызы исемле кулланучыбыздан Яңа ел бәйрәме өчен бер эшкәртмә килеп иреште. Бик зур рәхмәт аңа. Кулы җиңел булсын иде дигән теләктә калабыз.

Кадерле коллегалар, мин үзем башлангыч мәктәптә эшлим һәм бәйрәм  үткәрү өчен материал табу бик авыр икәнен беләм. Шуңа күрә “Яңа ел” бәйрәменең  эшкәртмәсен сезгә тәкъдим итәм. И. Гыйльфанова.

А.б. Хәерле көн,кадерле балалар , әти-әниләр, килгән кунаклар. Сезне     барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә яңа елда яңа уңышлар,ак бәхетләр,сәламәтлек телибез.  Ә хәзер, үзебезнең Яңа ел кичәсен башларга рөхсәт итегез.  

1б.  Тышта нурлы,күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап , биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

2б.  Шатланабыз,сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Җыр : Р.Миңнуллин “Яңа ел”

3б.  Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп,

Яшел чыршы янына.

4б.  Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын.

Сәйләннәрең нур сипсен

Җем-җем утлар кабынсын!

(чыршы утлары яна)

5б.  Яңа бәхет,яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел.

Телибез тыныч тормышлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

(чыршы утлары сүнә)

А.б.:Чыршыбызның уты сүнде бит,

Каргызчы, балалар.

Көчле җил исеп киттеме?

Ник янмый соң алар?

Бәйрәмебез әле яңа

Башланып кына китте.

Чыршы балкып торсын иде,

Ничек кабызыйк инде?

Балалар: Тылсымлы сүзләр белән.

А.б. Ә кем белә соң тылсымлы сүзләрне?

Балалар: Кыш бабай!

А.б.: Әйе шул.Әйдәгез әле ,балалар, Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар: КЫШ БАБАЙ! КЫШ БАБАЙ!

(Кыш бабай булып киенгән Шүрәле керә)

Ш.:Китегез,кит юлымнан (балаларны күреп)

Сәлам Кыш бабагыздан.

Исәнмесез минем балаларым,

Күз нурларым,алмаларым.

Яңа ел белән сезне,

Котлыймын үзегезне!

Яңа елда телим сезгә

Күп төрле начарлыклар!

Тьфу, тьфу ялгыш әйтәм,

Телим гел яхшылыклар.

А.б. Балалар,бу Кыш бабай бик сәер әле.Исәнме,Кыш бабай!

Ш.: Исәнме,чибәркәем,

Кара песи күзкәең,

Ай, тьфу,тагын ялгыштым,

Бәхетле бул гөлкәем.

А.б. Тукта әле,Кыш бабай,син чып-чын Кыш бабаймы соң?

Ш.: Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул.Менә сакалым,менә чапаным,менә таягым,итегем.

А.б.: Әгәр син чын Кыш бабай икәнсең, Яңа ел турында берәр җыр җырлап күрсәт әле.

Ш: Нигә җырламаска? Хәзер җырлыйм.

А.б:Әйдә ,җырла алайса.

Ш: Кайдадыр бер елгада

Сары керпе утырган.

А.б: Елгада? Сары керпе?

Ш: Юк,юк урманда.Яшел керпе.

А.б: Яшел керпе?

Ш: (уйлый) Чыршы! Әйе,әйе ,исемә төште,чыршы! Чыршы яшел була бит әле.

А.б: Шуннан.

Ш: Хәзер аңа түфлиләр дә,таяклар да эленгән.

А.б: Нәрсәләр эленгән?

Ш: Урындыклар,өстәлләр....

А.б: Балалар,Кыш бабай дөрес әйтәме? Юк,билгеле. Менә бит балалар үзеңнән ничек көләләр.Алар синең Кыш бабай түгел икәнлегеңне күптәннән белделәр инде.

Ш: Сез нәрсә? Мин бит бик карт инде.Карт кешенең хәтере (бармагы белән башын күрсәтә) фьют булганын белмисезмени? Әйдәгез әле уен уйнап алыйк.

А.б: Әйдә инде, ышандырырга тырышып кара әле.

Ш: “Минемчә эшлә ” уенын уйнап алабыз.Мин сезгә төрле күнегүләр күрсәтәм , ә сез минем арттан кабатлагыз. (уйныйлар)

А.б:Ярар монысы ярыйсы.Ә кая синең кызың Карчәчәк?

Ш: Минем берәү генә түгел,бик күп оныкларым-кар кызларым бар.Чыгыгыз әле бире,биеп күрсәтегез.

(кар кызлары биюе)

Ш: Нәрсә? Шәпме минем кар кызларым?

А.б: Әйе,кар кызларың бик чибәрләр.Ярый,чын Кыш бабай булгач ,безгә чыршы утларын яндырып бир әле.

Ш: Ай,үләм.Чепуха!

Шуңа аптырап утырасызмы? Балалар,сездә шырпы бармы?

А.б: Нинди шырпы?

Ш: Сез нәрсә?Кем дип уйлыйсыз мине?Ни белән яндырыйм соң мин чыршыны?

А.б: Тылсымлы сүзләр белән.

Ш: Ә,әйе,шулай бит әле.

Мин Шүрәле,Шүрәле.

Мине чыршы күр әле

Утларыңны балкыт син,

Кети-кети уйнат син.

А.б:Менә, ниһаять, үзеңне таныттың.Син бит Шүрәле.

Ш: Әйе шул,Шүрәле.

А.б: Кит,Шүрәле,урманыңа. Бармагыңны тагын бүрәнәгә кыстырабыз бит.

Ш: (үчекләп) Мин Шүрәле,Шүрәле.

Әгәр дә мин теләсәм

Һәрбер мәктәпкә керәм,

Укытучыларны биетәм,

Балаларны сикертәм.

Кети-кети-кети!

А.б: Әле син шулаймы,Шүрәле.Менә Кыш бабайга барысында сөйләп бирербез әле,ул сине бәйрәмгә дә чакырмас.

Ш: И,курыкмыйм мин сезнең ул картыгыздан....

А.б: Балалар,тыңлагыз әле, чын Кыш бабай килә бугай.

(җырлап Кыш бабай керә)

К.б: Исәнмесез,балалар!

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә узсын Яңа ел!

Ш: (ялагайланып) Хуш киләсең,бабакай.Бәйрәмгә рәхим ит.

К.б: Шүрәле дә килгән икән бәйрәмгә.

А.б: Әйе,Кыш бабай.Менә Шүрәле безне алдамакчы булды,син булып киенгән дә, бәйрәмне бозарга теләде.

К.б: Начар эшләгәнсең,Шүрәле.

Ш: Мин,мин ,мин бит шаярдым гына.

К.б: Усал итеп шаяргансың,сине бәйрәмнән куарга туры килә.

Ш: Сез мине куа алмыйсыз. Бә-бә-бә.

К.б: Нишләп?

Ш: Син,Кыш бабай, чыршы утларын яндыра алмыйсың. Мин чыршыгызны сихерләдем. Сез минем теләгемне үтәсәгез генә, аның утлары яначак.

К.б: Алдыйсың.

Ш: Яндырып кара алайса.

К.б: Чыршы,чыршы кабын син,

Утларыңны балкыт син. (таягы белән идәнгә суга)

А.б: Балалар, әйдәгез әле Кыш бабайга булышыйк.(бергә әйтәләр)

К.б: Ярый,Шүрәле әйт. Нинди үтенеч ул?

Ш: Минем теләгем: Тышта буран бөтен җиргә карлар тутырганда да безнең урманда ямьле җәй булсын,гәлләр үссен әле.

К.б: Җәй? Нинди җәй?

Ш: Менә шундый җылы җәй. Миңа урманда салкын, ә минем җылынасым  килә. Ярый,мин урманда җәйне көтәрмен,ә сез уйлашыгыз. Хушыгыз. (җәй турында җырлый-җырлый чыгып китә).

К.б: Балалар, нәрсә соң ул җәй?

А.б: Кыш бабай ,борчылма,без сиңа булышырбыз. Балалар,әйдәгез әле җәйне искә төшереп алыйк.

1б: Атландым да ялт кына

Җәйнең яшел атына,

Җәй буйлап чаптым гына

Мин талпына,талпына.

2б:  Малайлар,кызлар кала

Су буенда кайнашып.

Чишмәләр чыңлап кала,

Кошлар кала сайрашып.

3б:  Кул изи печәнчеләр,

Гөрләп кала болыннар.

Безнең арттан иярә

Болындагы колыннар.

4б:  Җәйнең матурлыклары

Кала күренеп кенә,

Аз гына кәренә дә ,

Кала күмелеп кенә.

(җәй турында җыр)

К.б: Менә рәхмәт, балакайларым.Мин аңладым җәйнең нәрсә икәнен. Әйбәт ел вакыты икән.

Ш: (йөгереп керә)Булдырдыгыз да инде. Рәхәтләнеп чәчәкләр җыйдым, җылындым. Сез минем үтенечемне үтәдегез. Кабызыгыз инде чыршыгызны.

К.б: Шүрәле,мин сине хәзер кызык итәм.

Әфсен-төфсен,җилләр иссен,

Буран чыксын,давыл купсын.

Бу Шүрәле безнең яннан

Эһ дигәнче,юк булсын! (таягы белән идәнгә суга)

( Шүрәле әйләнә-әйләнә чыгып китә)

А.б: Ай-һай,гайрәтле соң үзең,бабакай. Күз йомганчы, юк булды бит Шүрәле.

К.б: Әйдәгез,балалар,чыршының утларын кабызыйк әле.

Бергә: Чыршы,чыршы кабын син.

Утларыңны балкыт син.(утлар яна).

К.б: Әйдәгез,чыршы тирәли басып җырлап алыйк әле.

ҖЫР: “Яшел чыршы”

К.б: Уф, арыдым, бераз утырып торыйм әле.

А.б: Утыр, утыр, бабакай. Ә балалар сиңа биеп күрсәтерләр.

БИЮ

К.б: Ай-һай, матур биисез, булдырдыгыз. Ә хәзер, кем миңа шигырь сөйли, шуларга мин күчтәнәч таратам. (балалар шигырь сөйлиләр)

1б:  Кыш килде акка төренеп,

Җир өстен сөеп кенә.

Тау битләрен сыйпап үтте,

Ак көртләр өеп кенә.

2б:  Җем-җем иткән йолдыз белән,

Тулган төнге саф һава.

Ә көндез ап-ак чәчәктәй

Ябалак карлар ява.

3б:  Кышның яме – энҗе карлар,

Кырларда мамык юрган.

Табигатьнең һәр почмагы

Ак бизәк белән тулган.

4б:  Бар җиһан  акка төренгән,

Җем-җем килеп кар көлә.

Сафлык бөркеп , ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә.

К.б: Булдырдыгыз, балакайларым.

Кемнең тагын шигырь сөйлисе килә? (кунак балалар сөйлиләр)

К.б:  Ай, булдырдыгыз. Молодцы!

Балалар, инде миңа китәргә дә вакыт. Бәйрәмегез бик матур ,күңелле  булды. Рәхмәт сезгә. Саубулыгыз. Киләсе елда да очрашырга язсын.

А.б: Саубул, Кыш бабай!

Рәхмәт әйтик чыршыбызга

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан

Нык басып бердәм керик.

Иң изге , саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Яңа ел белән сезне! Яңа бәхет белән!

Бәйрәм тәмам.

 

һәм бик күп материал безнең сайт ягына агыла башлар дигән өметтә калабыз

 

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Ноябрь 08, 2011 08:46
 

Агымдагы рейтингы: 4.56Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 18

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү