• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Фикерләр  

 
+2 #190 RE: КунакханәХалидә Сәгыйрова 27.09.2014 15:38
Сайтыгыз ошады,кирәкле мәгълуматлар бик күп.Эшегезне күзәтүчеләр арасында "белгечләр" дә бар икән...Хәтерегез калмасын, "бара торган атның башына сугучылар" бөтен җирдә бар)) Ә шәхсән миңа михербанлылык күрсәтүегез өчен рәхмәт!!!
Өземтәләргә
 
 
+1 #189 2 класска эш программасы, ФГОС, УМК "Перспектива"Газизова Диләфрүз 16.09.2014 10:29
Исәнмесез! Зинһар аңлатып бирегез әле. Сезгә ничек теркәлергә?
Өземтәләргә
 
 
+1 #188 RE: КунакханәГазизова Диләфрүз 16.09.2014 10:24
Сезгә ничек теркәлергә сон? Аңлатыгыз зинһар.
Өземтәләргә
 
 
+2 #187 RE: КунакханәБулат Шакиров 07.11.2013 19:21
Quoting
Булат! Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен бик зур эш башкарасыз.Мин азкомплектлы сыйныфларда эшлим. Беркөнне Марсилә ханым дүртенчеләремә диктант яздырды, мин рәхәтләнеп беренчеләрем белән эшләдем. Хәрефләрнең дөрес язылышын күрсәтүегез дә бик яхшы, кулланырга җайлы итеп куелган. Онлайн-тестлар сөендерә. Рәхмәт сезгә, безне шулай сөендереп торуыгыз өчен!Алга таба да уңышлар телим!(4сыйныф өчен рус теленнән итоговый тестның сорауларын тагын бер карап чыгыгыз әле зинһар!)

Яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт, ярый карап чыгармын!Ялгышн ың кайда икәнен дә әйтсәгез бик рәхмәтле булыр идем, аны актарып чыгарга күп вакыт кирәк.
Өземтәләргә
 
 
+1 #186 RE: КунакханәИсламия Хөсәенова 07.11.2013 18:42
Сорау мондый: Выбери словосочетание с местоимением 1 лица в Р.п. Миңа калса, сорауга сайлап алырга дөрес җавап юк. Гафу итегез. Мин бик күп тестларыгызны карап чыктым һәм аларны балаларыма рәхәтләнеп тәкъдим итәчәкмен.
Өземтәләргә
 
 
+1 #185 RE: КунакханәБулат Шакиров 23.06.2013 16:46
Исәнмесез, сезгә монда: http://www.meshabash.ru/jimdo-zhimdo-sajt-konstruktorynda-sajt-jasau.html
Өземтәләргә
 
 
0 #184 RE: КунакханәМиләүшә 23.06.2013 16:04
Исәнмесез, Булат! Мин клуб мөдире булып шлим. Һәм сезнеке кебек итеп авыл клубы тормышы турында, клуб мөдирләренә ярдәм булырлык сайт төзегә телим. Тик эшне нидән башларга икәнен белмим. Миңа киңәш бирә алмассыз микән? Алдан ук рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
0 #183 RE: КунакханәБулат Шакиров 30.03.2013 18:32
Quoting
шуны күрсәт

Әлеге Римма дигән ханымның миннән ни дә булса таләп итүе бик аңлашылып җитмәде. Хөрмәтле, Римма! Сез кешенең шәхси сайтында! Тормышчан итеп әйтсәң, сез аның өендә, әллә сез кешегә кунакка килүгә күрсәт дип башлыйсызмы сүзегезне!!!
Өземтәләргә
 
 
-1 #182 сыйныф почмагы ясауРимма 25.03.2013 15:07
шуны күрсәт
Өземтәләргә
 
 
+3 #181 RE: КунакханәГөлшат Әсадуллина 23.12.2012 20:43
Сайтка еш керәм. Үзем җырларга яратам, һәр яңа җыр өчен ничек куанганымны күрсәгез! Башка кирәкле материаллар турында әйтмим дә инде... Коллегаларыма гел мактап кына торам Сезне, Булат. Бик кирәкле эш эшләп безне куандырганыгыз өчен зур рәхмәт! Якынлашып килүче Яңа еллар котлы булсын!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү