• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Февраль
08,
2013
Укучылар өчен онлайн дәресләр PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   
Материал индексы
Укучылар өчен онлайн дәресләр
Дәрес №2
Дәрес №3
Барлык битләр

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле укучылар! Әлеге бүлектә без сезнең белән онлайн режимда олимпиадалар үткәрербез, төрле фәннәрдән кызыклы биремнәр чишәрбез һәм Татарстан Республикасы электрон мәгариф порталында эшләргә өйрәнербез.


Дәрес №1

Тема:  "Электрон мәгарифтә эшләү, андагы шәхси почта белән идарә итү буенча ярдәм."

1. Иң беренче эш итеп һәр укучыга таратылган карточка белән танышыйк. Әлеге карточкада язылган логин, парольне кулланып укучы үзенең электрон көндәлеге битенә керә ала. Шулай ук анда аның шәхси электрон почтасы урнашкан.

Электрон мәгариф порталына керү өчен яндекста еду татар дип язабыз:

"Найти" төймәсенә басабыз:

Ачылган тәрәзәдә иң беренче менә бу сылтаманы күрербез, шуңа басып Татарстан Республикасының электрон мәгариф порталына керәбез:


Югарыда күрсәтелгән Камилә исемле укучыбыз карточкасы ярдәмендә аның шәхси битенә керик. Карточкада бирелгән логин һәм парольне күчермәләп алып, аны электрон мәгарифтәге (еду.татар.ру) керү формасына куябыз:

Менә без Камиләнең шәхси битендә:


Бу биттә №1 - монда шәхси электрон почта урнашкан. Анда килгән (1) һәм җибәрелгән (2) хатлар саклана. Биредән башка кешегә хат язарга мөмкин. "Ә!"дигәнче хатыгыз тиешле кешесенә барып җитәчәк: (3)

№2 - монысы электрон көндәлек бите. Анда Камиләнең көндәлеген күрә алырбыз. Беренче сыйныфта өй эшләре бирелмәү һәм билгеләр куелмау сәбәпле, ул буш булып күренә. Ләкин икенче елга анда Камиләнең 5 леләрен күреп күпләр сөенер дип ышанып калам!




Яңартылды Пәнҗешәмбе, Февраль 21, 2013 01:52
 

Агымдагы рейтингы: 4.94Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 16

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!