• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Башка видеокүзәтүләр PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Гыйнвар 07, 2012 07:57

Әйе шул, бу арада сайтта берни куярга вакытым булмады! Гаебемне юар өчен бер "Файдалы программа" куйыйм әле. Урнаштырасы юк аны, архивтан аласы да, эшләтәсе генә, ачкыч та кирәкми. Нигә файдалы соң ул? Сер түгел, эшебездә кулланганда рәсемнәрне интернеттан алабыз, ә анда рәсемдә төрле язулар була яки фотоаппаратыгызда күптән төшерелгән фотоның числосы комачаулый(аны "сбежий" итеп күрсәтәсегез бармы?). Менә шунда әлеге программа сезгә ярдәмгә килә дә инде. Тычканга ике тапкыр басасың, эш тәмам! Эшләү рәвешен түбәндәге ролигымнан карап үтегез:

Зурайту Күчереп алу

Дуслар! Бер очтан, оныткан булсагыз, бу биткә дә кереп чыгыгыз:

http://www.meshabash.ru/2010-02-26-15-10-43/fajdaly-programmalar/kompjuterdantelefonga.html

ПРОГРАММА монда:

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Тылсымлы рәсемнәр

Зурайту Күчереп алу

Һәр ялтыраган алтын түгел!

Дуслар, интернетта хәзер ни теләсәң шул бар дибез. Әмма алдакчылар да юк түгел. Хәзер мин сезгә шундыйларның берсенә видеокүзәтү тәкъдим итәм. Әйе, кәгазь боткасыннан аз булса да котылу өчен кайчак акчабызны җәлләмичә дә күпләребез әзер материал алырга риза. Тик мондый очракта сак булыгыз. Телефон номерына СМС җибәреп алырга тәкъдим иткән ресурсларны тапкан биттә, кызык өчен генә тузга язмаган файл исеме язып тикшереп карагыз, әгәр ул сервис сезгә аны да җиңел табып бирә икән, димәк бу сервиста гомумән бернинди ресурс та юк булып чыга. Алдана күрмәгез дусларым! Һәрхәлдә бу роликны карагач, андый күңелсезлеккә тап булмассыз дип ышанам. 

Зурайту Күчереп алу

iso форматындагы файллар белән эшләү

Хөрмәтле дуслар! Сезгә кечкенә генә тагын бер видеодәрес тәкъдим итәм. Ул iso форматындагы файллар белән эшләү буенча булыр. Интернетта әлеге төр форматтагы файллар хәзер бихисап һәм ул бик уңайлы да. Чөнки сиңа атлаган саен диск сатып аласы юк, аннары диск кыршыла, сыдырыла, тора-бара яхшы укылмый башлый. Ә бу образны син компьютерыңда теләгән кадәр саклый аласың. Кирәк вакыттта тоташтырасың (монтировать), кирәкмәсә алып торасың (размонтировать). Эшләү принцибы: аның нәкъ менә виртуаль диск образы ясаудан гыйбәрәт тә инде. Ә әлеге төр файлларны ачу өчен төрледән-төрле программалар бар, шуларның берсен бүген видеодәресемдә кулланып карармын. Менә интернетта "Большая энциклопедия школьника"га тап булдым әле, кызыксынып аны йөкләдем. Ничек итеп компьютерыма урнаштырам соң? Анысын видеодәрестән күрерсез. Иң элек программаны алып урнаштырыгыз, урнаштырганда бесплатная лицензия опциясен сайлагыз. Программа монда----

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Зурайту Күчереп алу

Электрон почта төзүдә ярдәм

Зурайту Күчереп алу
6 яшьлек кыз мине әсир итте

Әлеге роликны кат-кат карап чыктым. Әйе, бар бит дөньяда самими, эчкерсез, шул ук вакытта бик тере һәм талантлы балалар! Ни кызганыч, әйләнә-тирәбез явызлык, мәрхәмәтсезлек белән тулы шул. Үсеп җитеп, әлеге кыз шушы мохитта югалып калмасмы? Аның "Әбием турында" исемле шигырендәге сүзләргә игътибар итегез әле. Никадәр тирән мәгънә ята бит аларда!

Зурайту Күчереп алу

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Февраль 03, 2012 08:40
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү