• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Март
02,
2013
Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсия(Җәйге вариант-2013) PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Хөрмәтле дуслар, бер тиен дә түләмичә, данлыклы Мишә елгасы башланган авылга экскурсиягә барасыгыз киләме? Рәхим итегез! Әлеге видеоэкскурсия барышында минем үз авылымның чын патриоты булуыма кабат ышанырсыз. Арча педагогия көллиятендә укыганда кулыма акбур эләгүгә, тактада МИШӘБАШ дип язып куя торган идем. Класс җитәкчебез Фәния Кашаповна: "Ай-яй, Булат, бигрәк яратасың инде,туган авылыңны",-дип әйтә торган иде. Яратам шул, яратмаслык мени ул! Роликны карар алдыннан плеердагы "Алгы планда зурайтып күрсәтү" төймәсенә басыгыз. Минем маршрут:«Яндекс картасында минем видеога төшергән маршрут

Зурайту Күчереп алу

Я, ничек, ошадымы соң, безнең авыл?

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июль 05, 2013 12:40
 

Агымдагы рейтингы: 4.83Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 60

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсия( Җәйге вариант-2013)насих 27.07.2013 16:43
авылым буйлап сэяхэт яцарт эле
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсияЗимфира Гараева 05.03.2013 20:05
Булат!Кешенең видео камерасына кызыгып йөрерлегең юк яме!Бик матур кино төшергәнсең,авы лыңны чынлап та бик яратасың икән.Авылдашларың да,бик уңганнар икән,сокланып карап утырдым.Гел шулай бай,матур,тату яшәгез!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсияБулат Шакиров 05.03.2013 18:19
Шулай да роликның 11.08 нче минутында ерак планда сез мәктәпне күрә аласыз!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсияБулат Шакиров 05.03.2013 18:04
Матур, эчтәлекле фикерегез өчен зур рәхмәт. Әлеге видео үзем рульдә килеш цифрлы фотоаппаратка төшерелде, мәктәп пассажир ягында калу сәбәпле, язмага эләкмәде, ягъни урамның бер ягы шундый язмышка дучар булды, сыйфатлырак аппаратка ия булсам, берәр ярдәмче белән төшерермен әле, алла боерса, авылым яшеллеккә күмелгәч.
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 Мишәбаш авылы буйлап видеоэкскурсияГөлшат Әсадуллина 05.03.2013 17:59
Саба, Теләче якларын искә алганда, иң беренче чиратта юлсызлык күз алдыма килеп баса. 1995нче елда Туктамышта булганым бар иде. Күрәм, сездә юллар яхшы. Ә өйләре... Берсеннән-берсе уздырып, шундый да матур итеп (!) салынган өйле авылда минем булганым юк әле. Искиткеч! Тик бер соравым бар: нишләп шушындый матур авылда башлангыч мәктәп??? Видеоязмада мәктәбегезне дә күрермен дигән идем... "Электронное образование"дән карадым, бинагыз яңа, зур икән. Алдагы елларда балалар арту көтелсә, бик яхшы. Менә без 90нчы еллар башында урта мәктәп булып ачылган идек. 1997нче елда республикада тиңе булмаган (кечкенә авыллар өчен) мәктәп-балалар бакчасы комплексы төзеп бирделәр. 11ел гына сөенә-сөенә шул бинада укып калдык (авыл баласы өчен дә шундый уңайлы шартлар тудырырлар икән!) Ә аннан соң "җитте сезгә хөкүмәт акчасын туздырырга" диделәр дә 16 км ераклыктагы күршенең күршесе булган авылдагы мәктәпкә сөрделәр. Әйтәсе килгән фикерем шул: тырыш, уңган-булган халкы булган авылыгызның киләчәген бетермәсеннәр иде! Сезнең кебек патриотлар, энтузиастлар авылыгызда күбрәк булса, Булат, сезнең турыда әле яхшы хәбәрләр күп ишетербез дип ышанам. Уңышлар, бәхет, имин тормыш Сезгә!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү