• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ноябрь
26,
2012
Әниләр көне белән! PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   
Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!


Әниләр көненнән фоторепортаж карап үтегез:

Рәхмәт Ходам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

Зур сынаулар сиңа тормыш

Җибәрсә дә, кызганмыйча,

Түзем булдың, сабыр иттең

Кала белдең югалмыйча.

Ике энем белән мине

Гел яхшыга өйрәтәсең.

Әби-бабаема да син

Гел ягымлы эндәшәсең.

Рәхмәт, әни, рәхмәт сиңа!

Бик бик яхшы булганыңа

Киң күңелле, мәрхәмәтле

Итагатьле булуыңа!

чыганак: http://pardon.ucoz.ru/news/nil_r_turynda_shigyrl_r_shigyrl_r/2011-11-24-43

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:25
 

Агымдагы рейтингы: 4.83Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү