• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Программа әзер! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Гыйнвар 18, 2012 10:43

Игътибар белән сайттагы яңалыкларны күзәтеп баручылар тестлар төзүче программа турындагы күптән түгел дөнья күргән мәкаләм белән таныштыр. Тагын сезне сөендерергә ашыгам. Бүген программаның тулы тәрҗемәле версиясен һәм аның белән эшләү буенча ярдәмче-ролик тәкъдим итәм. Игътибар белән роликны карасагыз, бар да аңлашылыр. Видеофайл артык озак барып, "авыр" булмасын өчен, мин аны ике өлешкә бүләрмен һәм ролик вакытын киметер өчен алдан ук Word та эшләнгән версиясен күчермәләрмен. Рәхим итегез! Программа монда :

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Дәреснең беренче өлеше:

Ролик уйнамаса, димәк ролик урынына чыккан хәбәрдә ("Установить сейчас") кушканнарны йөкләп урнаштырыгыз. Әлеге ролик сыйфат яхшырак булсын өчен flv форматта түгел, ә wmv форматта куелды, чөнки язуларны уку өчен сыйфат яхшы таләп ителә.Сыйфат зурайтып караганда яхшырак булсын дисәгез, "Алгы планда зурайтып карауга" түгел, ә плеердагы кара шакмакка басыгыз!Microsoft Silverlight ярдәмче кушымтасын урнаштыргач,браузерыгызны ябып, кабат керегез, ролик каралса, димәк сез кушымтаны дөрес урнаштыргансыз. Эшләтеп җибәрү төймәсенә баскач, эшләмәгән шикелле күренсә дә игътибар итмәгез, 3-5 секундтан ролик үзе эшләп китәр!

Зурайту Күчереп алу

 Ык-мык килгәннәремә ачуланмассыз инде, авыр эш ул видеодәрес яздыру, әле микрофон читкә китә, әле әйтәсе сүз онытыла, әле клавиатураны карыйсы була да игътибарым шуңа күчә.

Дәреснең икенче өлеше:

Зурайту Күчереп алу

Программа белән эшләү барышында сораулар туса, языгыз, булышырмын! Игътибар, программаны бушка теркисегез килсә, тизрәк минем электрон почтага сорап языгыз, миндә барысы биш кенә ачкыч бар!Ул теркәмичә дә эшләячәк, тик аны ачкан саен чыгучы тәрәзә, ачуыгызны кабартыр дип уйлыйм. Шулай ук программаның иң зур өстенлеге- аның ярдәмендә төзелгән тестның үзеннән-үзе эшләп китүче форматта саклануы. Бу тестны теләсә кайсы компьютерда, ул программа урнашу-урнашмавына карамастан аны, кулланырга мөмкинлек бирә.

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Февраль 02, 2012 09:55
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+2 #7 RE: Программа әзер!Булат Шакиров 30.01.2012 20:42
Quoting
Әйе, Булат ачкычны без сатып ала алабызмы?

Әлегә юк!
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Программа әзер!Рәмзия Багманова 30.01.2012 20:41
Әйе, Булат ачкычны без сатып ала алабызмы?
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Программа әзер!Булат Шакиров 30.01.2012 20:34
Рәмзия, ни әйтергә теләгәнеңне аңламадым!Сүз ачкыч турында барса, кызганыч, соңга калдың инде! Бетте! Шунысы кызык, берсен дә безнең районнар алмады!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Программа әзер!Рәмзия Багманова 30.01.2012 19:50
Булат бушны гына өмет итәләр болар дип уйлама. Түләп тә алырга каршы түгел Монда язылганнар белән очына чыга алмам дип куркам
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Программа әзер!Булат Шакиров 20.01.2012 13:44
Дуслар, ике генә ачкыч калды, ашыгыгыз!!!Хатл арыгызны көтәм!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Программа әзер!Раушания 20.01.2012 13:38
Булат, нәкъ кушылганча,инст рукция буенча кабат эшләп карадым, барысы да барып чыкты, рәхмәт. Күрәсең, мин берәр урынында хата җибәргән булганмындыр инде. Чыннан да, программаны бөтенләй юк итеп яңадан урнаштыру кирәк булган. Бар да тәртиптә, программа куллану өчен бик тә уңайлы. Минем арттан ук 5 нче сыйныфтагы кызым да әле "Табигать белеме" дәресенә тест эшләп куйды. Бу инде бар кеше өчен дә үтемле итеп аңлатуыңны күрсәтә. Барыбыз өчен файдалы эш башкаруың өчен зур рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 Программа әзер!Венера Гәрәева 19.01.2012 21:09
Бик кирәкле эшкә алынгансың,Була т, рәхмәт сиңа. Татарча тестлар төзеп була микән дип күптән хыялланып йөри идем. Синең ярдәм белән хыялым чынга ашты, ниһаять. Программаны синең күрсәтмәләр буенча җайлы гына үз компьютерыма урнаштырдым: башта "установить сейчас" турысына басып, Microsoft Silverlight ярдәмче кушымтасын, аннары архивтан алып easyQuzzy программасын үзен урнаштырдым. Программа ярдәмендә кыска гына бер тест ясап, эшләтеп карадым, тест эшли! Хәзер фантазияңне эшкә җик тә, башыңны эшләтеп кенә өлгер! Афәрин,Булат!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү