Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Түләүле хезмәт күрсәтү PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Август 23, 2011 05:24

Хөрмәтле сайт кунаклары һәм кулланучылар! Әлеге блокта сезнең өчен түләүле хезмәт күрсәтү бүлеге ачылды. Тиздән ачык дәрес бирәсегез, семинар, класстан тыш берәр чара үткәрәсегез  бармы? Муеннан эшкә,  кәгазьгә чумып, баш та калкыта алмыйсызмы? "Их, тылсымчы килсен иде дә, презентациясен генә булса да яки берәр матуррак фото-шоу, я фильмын булса да ясап бирсә иде!"- дисезме? Була ул, мин сезгә әлеге эшләрдә булышып (шалкан бәясенә), эшегезне җиңеләйтә алам. Ниләр тәкъдим итә алам соң?

1. Гади яки интерактив презентация.

2. Фотолардан төрле формадагы (тавышлы, тавышсыз, рәсемнәргә аңлатмалы) слайд-тамашалар.

3. Сезнең видеороликлардан фильм.

4. Диплом, грамота, мактау кәгазе.

5. Календарь сымак нәрсәләр.

6. Зур плакат (төсле принтерлары булганнар өчен , программасы белән)

7. Портфолио яки башка максатлар өчен матур рамкалы эшләнмәләр.

8. Flash баннерлар  һәм роликлар.

9. Сайт төзү эшчәнлеге. (Ucoz сайтлар белән идарә системасында)

Шәхси сайт төзү("фундаменттан түбәгә кадәр" "обойларын ябыштырып", "диван-креслоларын" гына куясы кала) материал заказчыдан - 500 сум

Шәхси сайт төзү (фундаменттан түбәгә кадәр, барлык уңайлыклары белән)материал заказчыдан - 1000 сум

Шәхси сайт алып баручыларга сайтта килеп чыккан проблемалар буенча ярдәм (бәясе- 1 тапкыр 200 сум)

10. Төрлеләр (компьютер бизәлеше буенча башка эшләр)

Әлеге хезмәттән файдалану өчен сайтта теркәлү мәҗбүри түгел, теркәлгән очракта да аерым хакка эшләнәчәк. Сезгә җибәрелгән материал сайтка куелмый, ул бары тик заказ бирүче һәм минем арада гына була.

Бәяләр:

Гади презентация. Бер слайды - 5 сум

Интерактив презентация . Бер биреме - 8 сум

Видео. 1 мб- 1 сум

Фотоэшләнмәләр. 1данә фото өчен - 5 сум

Кәгазь эшләнмәләр. 1 А4 форматындагы бит - 8 сум

Барысы да электрон форматта.

Шартлар. Сез  электрон почта тартмасына ни кирәген язасыз, информация бирәсез, килешенсәк, мин сезгә эшне эшләп (я кыскартылган, я су билгеле эшне (водяной знак, аны ул халәттә кулланып булмаячак , чөнки кем эшләгәнен кычкырып күрсәтеп торучы, бетереп булмый торган язу чыгып торачак, димәк чын эшләнмәне алырга кирәк булачак, бу алдашу булмасын өчен эшләнә)) почта тартмагызга салам, әгәр сезгә эш ошаса, банк картасына килешенгән бәя күләмендә акча салуга, сезгә электрон почта тартмагызга эшнең оригиналы җибәрелә. 

Эшләү вакыты- катлаулыгына карап 1-3 көн.

Әлегә сынау рәвешендә генә башлап карыйм бу хезмәтне. Беркемнән дә акча талау өчен чыгарылган әйбер түгел. Кыйбат та димәс идем, чөнки берәр чара уздырсаң төннәр буе гаилә, балалар турында онытып ничә көн әзерләнәсе бит. 1000 сумга да риза булыр идем дигән вакытлар була. Нишләп әле без дә азрак акча эшләмәскә тиеш? "Снегурочка" яки принтер буявына булса да ярар иде, юлда очраган машинага утырсак, бакча сукалатсак түлибез ич. Беркем зарланмый.

Сез дә үз хезмәтегезне тәкъдим итегез, икеләтә отышлы булыр.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Сентябрь 11, 2011 04:00
 

Агымдагы рейтингы: 4.77Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Түләүле хезмәт күрсәтүРаушания Мәтҗанова 29.08.2011 14:40
Булат, бер җитешеп теркәлергә булыр инде, уйламыйча кешегә яхшылык эшләп йөрсәң шулай була ул. Ә әлегә аның кайгысы түгел. малай "урамда калды", общага юк, шуны хәл итәсе бар.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Түләүле хезмәт күрсәтүБулат Шакиров 28.08.2011 15:14
Анысы килешү буенча инде, шул ук 200 сум кертелсә, теләсә нинди сорау буенча ярдәм итәргә тырыша алам. Тик онытмагыз, мин профессионал түгел
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Түләүле хезмәт күрсәтүРаушания 28.08.2011 12:13
Булат, шәп эшләгәнсең, афәрин. Күптән шулай кирәк иде инде. Синең белән танышкан чакта ук мин сиңа күпме түлим дип тәкъдим итеп караган идем бит инде, син генә акчага эшләргә теләмәгән идең.Бушка сандугач та сайрамаган бер заманда болай да күпме материалыңны бер тиенсезгә өләшеп утырдың бит инде. Рәхмәтләрен әйтә белсәләр бер хәл булыр иде әле. Ләкин менә сайтларга ярдәм күрсәтү эшенә генә бәя куймагансың. Андый эш төрен дә кертеп, прейскурантын билгелә инде, минем дә бер соравым бар иде, шул чакта читенсенмичә генә сорар идем.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.