• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Август
10,
2010
Урам концертлары PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Авылыбызда җәйге каникул чорында балалар көче белән урам концертлары кую традициягә кереп  китте. Әлеге концертны Россиябезнең төрле төбәкләреннән авылыбызга кунакка кайткан авылдашларыбыз көтеп ала. Менә монысына да кеше бик күп килгән иде. Алар арасында Санкт-Петербург, Екатеринбург, Магадан, шулай ук республикабызның Яр Чаллы, Менделеевск, Казан шәһәрләреннән кайткан кунакларыбыз бар иде. Концертны оештыруда клуб мөдиребез Әхәтова Хания Фәрит кызы зур көч куйды. Концертны да ул ачып җибәрде, быелгы эссе җәйдә үзеңнең сәламәтлекне саклау буенча фельдшерыбыз - Гыйльметдинова Илсөярнең чыгышы да бик кирәкле булгандыр. Инде сүз артистларыбызга бирелде. Ә алар чыгышыннан кайбер мизгелләрне сез фотогалереядә күрә аласыз. Рәхим итегез!

 

 

Менә шундый хәлләр бездә!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 30, 2013 10:01
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Урам концертларыРаушания 10.08.2010 14:26
Фотогалерея шәп булган! Булат, фотогалерея ясау, аны көйләү буенча махсус курслар ачып җибәрергә уйламыйсыңмы? Мин үзем бик теләп язылып идем. Мин чынлап әйтәм, әйдә виртуаль курслар ачып, безне дә өйрәт әле. Беренче шәкертең - мин!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү