• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мин авыл баласы PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Март 13, 2011 10:42

Укучылар белән һәр ел фасылында табигатьнең матур урыннарына сәяхәтләр оештыру безнең туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү буенча бер алым булып тора. Монысын кыш белән яз очрашкан чакта оештырырга булдык әле. Сәяхәтебез чаңгыда яраткан урманыбызга барудан башланды. Авылыбыздан байтак кына ераклыкта булса да 1 сыйныфларыбыз да сынатмады. Безнең укучылар җебегән түгел лә!!! Урманның тынычлыгына, матурлыгына хозурланып, күкрәк тутырып саф урман һавасын рәхәтләнеп сулап, язгы каникулга җитәрлек энергия туплап кайтып кердек без туган мәктәбебезгә. Ә күңелле мизгелләрне сезгә дә күрсәтәбез әле.


 

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 01, 2011 04:55
 

Агымдагы рейтингы: 2.5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Урманга сәяхәтБулат Шакиров 15.03.2011 15:54
Рәхмәт, рәхмәт дуслар. Бу очракта музыка галереянең темасын да, эчтәлеген дә булдырырга этәрде.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Урманга сәяхәтРаушания 15.03.2011 15:48
Булат, сайтыңдагы һәрбер яңалыгыңа сөенеп утырам. Булдырасың да инде. Менә бу материалны карагач та кәефләр күтәрелеп китте. Осталыгың турында әйткән дә юк инде!!! Анысы башкалар белән тиңләрлек тә түгел. Афәриннән башка сүз юк. Музыкасы да темага туры килеп тора. Шәп көй сайлагансың. Җырлар исемлегенә аны да теркәп куй инде, без дә файдаланырбыз.
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: Урманга сәяхәтЗимфира Гараева 14.03.2011 15:38
рэхмэт
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү