Мин авыл баласы Бастыру
Якшәмбе, Март 13, 2011 10:42

Укучылар белән һәр ел фасылында табигатьнең матур урыннарына сәяхәтләр оештыру безнең туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү буенча бер алым булып тора. Монысын кыш белән яз очрашкан чакта оештырырга булдык әле. Сәяхәтебез чаңгыда яраткан урманыбызга барудан башланды. Авылыбыздан байтак кына ераклыкта булса да 1 сыйныфларыбыз да сынатмады. Безнең укучылар җебегән түгел лә!!! Урманның тынычлыгына, матурлыгына хозурланып, күкрәк тутырып саф урман һавасын рәхәтләнеп сулап, язгы каникулга җитәрлек энергия туплап кайтып кердек без туган мәктәбебезгә. Ә күңелле мизгелләрне сезгә дә күрсәтәбез әле.


 

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 01, 2011 04:55
 

Агымдагы рейтингы: 2.5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1